Китапханәгә рәхим итегез (6+)

19 май көнне беренче сыйныфлылар 5 нче санлы китапханәгә экскурсия кылды һәм аның күптән көтеп алынган кунаклары булды. «Китапханәгә рәхим итегез» – яшь китап сөючеләрнең китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәте шундый шигарь астында үтте.

Добро пожаловать…
IMG_1149
IMG_1117
IMG_1113
IMG_1090
IMG_1140

Алып баручы балаларга китапханәнең нәрсәгә кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, һәм китапка карата сакчыл мөнәсәбәт булырга тиешлеген аңлатты. Балалар һәр китапның киштәдә үз урыны булуын күрде, укырга теләге булган кеше аны үз урыныннан эзләп тапсын өчен, ул шунда торырга тиеш. Китапларга карата мөнәсәбәт турында «Гришкины книжки» мультфильмын карау балалар өчен мавыктыргыч һәм гыйбрәтле булды. Мультфильмнар буенча викторинада балалар үзләренең балалар әдәбиятын һәм беренче уку елында укыган әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәтә алдылар. Барысы да куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. 

Экскурсия азагында балалар китапханә кагыйдәләрен үтәргә һәм аның даими укучылары булырга сүз бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: